Йолдызнамә | 27 сентябрь – 3 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада андый-мондый үзгәрешләр көтелми. Кемнәрнеңдер эшләренә тыгылмыйча, юкка-барга борчылмыйча, кирәкмәгәнгә нерв күзәнәкләрен әрәм-шәрәм итмичә, тыныч кына йөрүдән дә яхшысы юк. Иң мөһиме: сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Корып куйган планнарыгызны тормышка ашыру өчен уңайлы чор. Шул ук вакытта үзегезнең хаклы булуыгызга шикләнмәгез. Фикерегезне үзгәртергә маташучыларның бик нык ялгышуын белеп торыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кичектереп килгән эшләргә тотынсагыз, шәп булыр. Тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрегезнең киңәшләренә колак салыгыз – үкенмәячәксез. Атна ахырларында дусларыгыздан әйбәт хәбәрләр ишетерсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Җиңел, рәхәт чор. Эшегездә матди хәлегезгә уңай йогынты ясардай хәлләр килеп чыгар. Гаиләлеләр бер мәлгә бәхет диңгезенә чумгандай булыр, ялгызлар  бердәнберләрен табып юаныр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Йортка, гаиләгә байтак кына акча чыгару таләп ителер. Кысмырланып тормагыз – чыгымнарыгыз озакламый йөзе белән кайта башлар. Атна ахырына таба туганнарыгыз әйбәт хәбәрләр белән куандырыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Ике ут арасында калырга мөмкинсез. Шуңа чигенү юлларын алдан ук уйлап куя күрегез. Атна урталарында күңелегезне нечкәртеп җибәрердәй хәлләр көтегез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна буе эш буенча янып-көеп йөрергә туры килер. Аның каравы әҗере дә бик шәп булыр. Кемнәрнеңдер вәгъдәләре сизелмичә генә үтәлә башлар.

Чаян (24.10 – 22.11) Атна башы өйдә дә, эштә дә бик мәшәкатьле булыр. Җитәкчегез бурычларны әледән-әле үзгәртеп торганга башыгыз әйләнә башлар. Гаиләгездә исә ниндидер вәгъдәләр үтәлмәүгә ризасызлык барлыкка килер.

Укчы (23.11 – 21.12) Акча мәсьәләсен хәл итү өчен уңай атна. Матди хәлегез көнләп түгел, сәгатьләп яхшырыр! Эшегездә алыштыргысыз хезмәткәр булуыгызны күреп алырлар – шуңа шулай.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Атна башында күңел төшенкелегенә китерердәй хәлләр булып алмагае. Борчылмагыз, тиздән үзегезне яхшырак хис итү өчен үтә шәп мөмкинлекләр ачылыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Моңарчы ничектер куркытып килгән эшләрне һич тә шикләнмичә планлаштырыгыз. Хәзер сез аларны бик тә уңышлы башкарып чыгачаксыз. Тик финанс мәсьәләсендә саграк булыгыз: бурычка алмыйча торыгыз.

Балык (20.02 – 20.03) Кәефегез шәптән булганлыктан, эшләрегез гөрләп барыр. Көтелмәгән җирдән акча керер. Күңелегез түрендә йөрткән хыялларыгыз тормышка аша башлар. Кыскасы, барысы да бик әйбәт булыр.


Фикер өстәү