Әбиләр чуагы: җылы, ягымлы көнне мыскыл итеп йөргән сыман…

Гастрольдән шәһәргә кайтып төшкәч, гадәттә ишек төбенә кадәр китереп куялар инде. Тик бу юлы бер урынга кереп чыгасы бар иде, төшеп калдым. Эш буенча керәсе инде. Кабул итү бүлмәсендә утырган кыз миңа карап матур итеп елмайды да: «Фәлән Фәләнович бүген бушамый бит әле», – дип кырт кисте. Мин карышып маташам инде, алдан сөйләшенгән эш ич, ничек бушамасын ул, дим. Теге аркылы төшә, көтелмәгән эш килеп чыкты, ди. Мин үземнекен сөйлим, сез аңа кереп әйтегез мин килгәнне, югыйсә үзегезгә сүз килергә мөмкин, дигән булам. Теге мине баштанаяк тагын бер карап чыга да: «Ә сез кайдан килдегез?» – дип сорый. Казаннан, мәйтәм, фәлән-фәлән кеше булам…

Монда эшне уңдарып, урамга чыгам. Көн матур, кояш елмая. Кешеләр дә җиңелчә генә киемнән, кәефләре күтәренке кебек. Хәтта көзге кояшка соңгы тапкыр күрсәтеп калырга теләгәндәй, бөтенләй кыска итәк кигән кыз-кыркын да очраштыра. Минем дә күңел төшенке түгел. Безнең кәеф тә кызлар итәге шикелле бит инде, аз гына көн җылындымы, күтәрелергә тора. Шулай да кешеләрнең беркадәр сәер карашын сизәм. Ниндидер ягымлы да, бераз шикле дә караш инде. Бу безнең кеше түгел, аз гына бүтәнчәрәк кеше, дигән шикеллерәк. Кызыксыну да, кызгану да бар сыман… Атлаган уңайга гына аны-моны тикшереп алам – ачылган-чыккан нәрсәм юк болай. Ә карашлар һаман шул ук…

Кешеләрнең кызык гадәте бар. Төркемнең дип әйтимме инде. Әгәр кайсыдыр ягың белән башкаларга охшамагансың икән, ул шундук моны сиздерә. Тел белән дә әйтми, карашлар белән дә түгел… Бер ни  аңлатмый да… Тик нәрсәдер тиешенчә түгел икәнен сизәрлек мөмкинлек бирә ул. Бу юлы да нәкъ шулай инде. Төркем миңа нәрсәнеңдер килешле түгеллеген сиздерә, тик нәрсә икәнен генә әйтми. Ә үземнең баш җитеп бетми төшенергә.

Кибеткә кергәч тә ниндидер сәерлек. Чиратка баскач, ул тагын да беркадәр көчәйгән кебек була. Метрога төшкәч тә сизелә. Вагонга кереп баскач, тагын да ныграк. Тиешле станциягә җитеп, баскычтан күтәреләм. Монда да якын- тирәдәгеләрнең беркадәр сәерсенеп каравын тоям. Кабат җир өстенә чыгам. Күктә кояш елмая… Кояш нуры яфраклар алтынында чагылып китә. Ачык изүләрдә… Мин ачык изүләргә кояш кебек төбәлеп карарга ярамаганын аңлап, күземне түбәнгәрәк алам һәм… карашлар итәкләрдән дә түбәнрәк төшкән булып чыга… Һәм… Шайтан алгыры!..

Бөтен кеше кабат җәйгечә киенеп йөргән урамда берьялгызым көзге курткадан китеп барам икән ич. Аякларда да көзге ботинкалар. Кичә генә чын көз иде ич урамда. Бер атна чамасы шулай торды. Гастрольдә йөргәндә, ярый әле җылы киемнәр алганбыз, дип сөендек. Менә шулай итеп көтмәгәндә башланган әбиләр чуагы буйлап берьялгызым көзге киемнән китеп барам икән ич. Әлбәттә, сәерсенеп карыйлар инде шулай булгач. Моны аңлаудан күңел күтәрелә. Елмаям.

Яңадан урамга чыкканда инде мин дә футболкадан гына. Җиңелчә киемнән. Күңелдә дә җәй буена чыгып бетмәгән иләс-миләслек талпына. Кешеләр инде миңа сәерсенеп карамый, үзләре кебек күрә, кабул итә. Киемнәре дә, күңелләре дә беркадәр җиңеләеп калган шушы кешелекнең бер өлеше булып тоелу ләззәт бирә. Мин елмаям. Һәм… Каршыга көзгечә бик җылы киенгән бер абзый килгәнен күреп калам. Ничектер сәерсенеп карыйм аңа. Казанныкы түгел инде бу, кайдандыр килгәндер инде. Берүзе бер төрле булып китеп бара. Шушындый җылы, ягымлы көнне мыскыл итеп йөргән сыман…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү