Татарстан Премьер-министры Таиландның Россиядәге илчесе белән очрашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Таиландның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сасиват Вонгсинсават белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сөйләшү барышында Таиланд базарына Татарстан Республикасы нефть химиясе продукциясен чыгару, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү, студентлар һәм укытучыларның тәҗрибә алмашуы, фәнни стажировкалар турындагы темалар да күтәрелгән.

Шулай ук очрашуда туризм, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек продуктлары җитештерү өлкәсендәге мәсьәләләр турында сөйләшү булды.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Сасиват Вонгсинсават Казанга эшлекле сәфәр белән килгән.

Ул Казанга килү уңаеннан Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Казан вертолет заводы, А. М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы, шулай ук «Иннополис»ның махсус икътисади зонасы эше белән танышты.


Фикер өстәү