Татарстанның танылган рәссамы вафат булган

Татарстанның танылган рәссамы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнары берлеге әгъзасы Евгений Голубцов коронавирустан вафат булган. Аңа 73 яшь иде.

Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аны Арча зиратында җирләгәннәр.

Евгений Голубцов 1949 елның 13 апрелендә Казанда туган.   Эшчәнлеген Казан сәнгать училищесында башлаган. Соңрак Татарстанның Сынлы сәнгать музеенда эшләгән.

Узган гасырның 70 нче елларында аның җитәкчелегендә Казанда «Студия 17» дип аталган дизайнерлар төркеме оештырыла. Команда бөтен Татарстан буенча проектларны гамәлгә ашырган. Алар «Казан» ресторанын, Алабугадагы Шишкинның музей-йортын, «Маяковский. Желтая кофта» клубын бизәгәннәр.


Фикер өстәү