Бүген Россия Президенты Владимир Путинның туган көне. Аңа 69 яшь тулды. Әлеге уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Путинны республика халкы исеменнән туган көне белән котлады.
«Шәхсән үз исемемнән, күпмилләтле Татарстан халкы исеменнән лидерыбыз — Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинны туган көне белән котлыйм!
Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер телим. Ватаныбыз киләчәктә дә чәчәк атсын, илебез тормышы имин булсын!» — дигән Рөстәм Миңнеханов инстаграмда урнаштырган котлавында.
View this post on Instagram