Татарстанда бер эшчене трансформатор будкасында ток сукканнан соң тикшерү эшләре башланды

Бу хәл кичә көндез Бөгелмәнең Комсомол урамында трансформатор будкасында ремонт эшләре вакытында килеп чыккан.

25 яшьлек электрикны билгесез сәбәпләр аркасында ток суккан. Ул аңын югалткач, хезмәттәшләре ашыгыч ярдәм чакыртып, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башлаган. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, хәзер бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү