Татарстанның иң өлкән кешесе – 108 яшьлек Зәрига Шәйдуллина: Озын гомер сере – кешегә начарлык теләмәү

Зәрига әби Әлмәт районының Түбән Мактама авылында яши. Сентябрь ахырында туган көнен билгеләп үткән әбекәй зарланырга яратмый.  Ул әле дә шат күңелле, зирәк акыллы, дөньядагы бар яңалыктан хәбәрдар. Әбине улы Расих белән килене Рәсимә тәрбияли. Әби бу көннәрдә авырып тору сәбәпле, без улы белән сөйләштек.

–  Безнең әни тормышның ачысын да, төчесен дә күргән кеше. Хәзер уйлап-уйлап куям да, йөрәккәе ничек чыдады икән, дим, – ди улы Расих.

1941 елда ире Сәет сугышка киткәндә ул дүрт бала белән кала. Балаларын ач итмәс өчен, нинди эшкә кушсалар, шуны башкара. Ире сугыштан исән-сау кайта. Аннан соң тагын өч бала туа. Бүген бишесе генә исән. 1948 елда бер кызлары 16 яшендә суга батып үлә, 1953 елда уллары 14 яшендә фаҗигале төстә вафат була. «Әти белән әни шулкадәр сабыр булганнар инде. Хәсрәтләрен безгә күрсәтмиләр иде. Ана йөрәге өчен бала хәсрәтен күрүдән дә авыры юк бит! – ди Расих абый һәм өстәп куя: –  Гомеренең озын булуы да сабырлыктандыр, мөгаен».

Хәер, аларның нәселе озын гомерле. Бертуганнары да озак яшәгән. Апасы 96 яшендә үлгән. Зәрига әбинең үз балаларының да иң олысына – 87, иң кечесенә быел 65 яшь тулган.

–  Әнинең яшәү рәвеше дә башка иде аның. Әле дә хәтерлим: ул беркайчан да күп ашамады. Табын яныннан гел туяр-туймас кына китәр иде. Сыер итен бик сирәк кенә ашап куяр иде. Күбрәк тавык итен яратты. Камыр ризыкларын да үз итә. Әле дә өчпочмаклар пешереп ашатабыз. Әни бар нәрсәне рәхмәт әйтеп ашый, әмма чама белә.  Балачакта аның үзенә дигән өлешне миңа бирүе исемдә калган. Шөкер, кайчандыр әнием мине үзе ашыйсы ризыгын биреп үстерсә, мин аңа рәхмәтемне кайтара алдым дип уйлыйм. 43 ел бергә яшибез. Әниебезне кадерләп торырга тырышабыз, – ди Расих абый. – Үзе дә безне күбрәк ярата, ахры. Калган туганнарым да үзләренә алып китмәкче була, кунакка булса да кил, дип чакыралар. Әмма әни бармый. Бездә генә тора. Димәк, начар яшәмибез. Мин хатыныма да рәхмәтле. Рәсимә беркайчан да авыр сүз әйтмәде, әнине үз анасыдай якын итеп тәрбияли. Әгәр якты йөз, яхшы сүз, тынычлык булмаса, әни дә бездә тормас иде. Олы кешегә әллә ни күп кирәкми – җылы сүзең җитә.

Зәрига әби авыр тормыш кичерсә дә, бирешмәгән. Патша заманында ук туып, Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы чорларын кичергән. Өч ел мәдрәсәдә укып, гомер буе колхозда эшләгән. Ире вафат булгач, бәетләр иҗат итә башлаган.

Әби хәзерге тормышны оҗмахка тиңли. Әле узган сайлауда катнашкан. «Яшәү рәхәт, тик картайдык кына», – дип әйтә икән. Бу көннәрдә авырып торгач:  «Бигрәк озак яшәлде. Йөздән узгач, авыррак икән», – дип тә куйган…

–  Әни һәрвакыт намазда булды, – ди Расих Шәйдуллин.  – «Йәсин» сүрәләрен яттан сөйли. Догалар яшәтә аны. Аллаһы Тәгалә шуңа гомерен биргән. Аның күңеле сабый баланыкы кебек.  Туганнарны якын итәргә, кеше белән сүзгә кермәскә, ачу сакламаска кушып үстерде. Әле дә шул киңәшләрне бирә.

Зәрига әби балаларына һәрвакыт хәрәкәттә булырга киңәш итә. Үзе дә 96 яшенә кадәр бакчада эшләгән. Озын гомернең тагын бер саллы кагыйдәсе – кешегә ачу сакламау, начарлык теләмәү.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: almet-rt.ru


Фикер өстәү