Рөстәм Миңнеханов: Киләсе 5 елда күпфатирлы йорт ишегаллары тәртипкә китереләчәк

Татарстанда «Безнең ишегалды» республика проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бүгенге көндә әлеге программа ярдәмендә 2 меңнән артык ишегалды төзекләндерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Киләсе биш елда без республиканың күп фатирлы йортларының барлык ишегалларын тәртипкә китерергә тиеш», — диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү программасына аерым игътибар юнәлтте.
«Шәһәр тирәлеген үстерү буенча безнең тәҗрибә тиңдәшсез булып тора. Яңа төзекләндерелгән парклар һәм яр буйлары, скверлар һәм бульварлар төрле яшьтәге кешеләр өчен үзенә тартып тора», — дип билгеләп үтте ул.
Әмма җәмәгать киңлекләрен карап тоту канәгатьсезлек тудыра. «Төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләрне карап тоту, аларда чисталык һәм тәртип саклау — муниципалитетларның турыдан-туры бурычы, дип билгеләп үтәм. Бездә моңа карата кайбер районнарга карата кисәтүләр булды инде. Бу-Яр Чаллы, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнары. Без район җитәкчелегеннән, шулай ук халыктан яңа төзекләндерелгән ял итү урыннарына сакчыл карашталәп итәбез», — диде Президент.


Фикер өстәү