Татарстанның барлык мәктәпләре WI-FI белән тәэмин ителәчәк

Татарстанның барлык мәктәпләре WI-FI белән тәэмин ителәчәк. Бүгенге көндә заманча уку контенты һәм технологияләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатыннан, республиканың барлык мәктәпләре дә интернетка тоташтырылган иде инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Мәгариф өлкәсендә безнең өчен иң төп максат – яшәү урынына карамастан, сыйфатлы белем алу, гармонияле үсеш алган, сәламәт һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең комплекслы бәяләве нигезендә, республиканың 90 мәктәбе генә югары уку нәтиҗәләре күрсәтә, дип өстәде ул. Шуңа күрә республикадагы башка уку йортларының да бу планкага күтәрү бурычы тора.
«Милли проектларда катнашу, республика программаларын гамәлгә ашыру мәгариф инфраструктурасын шактый ныгытырга мөмкинлек бирә. Без бу эшне дәвам итәчәкбез», — дип билгеләп үтте Президент.


Фикер өстәү