Татарстан Президенты: Быел күпләр финанс пирамидаларыннан зыян күрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел республикада яшәүчеләрнең күбесе финанс пирамидаларыннан зыян күрүен әйтте. Президент искәрткәнчә, бу халыкның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсе түбән булуына да бәйле. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасын вакытында белдерде.

Әлеге хәлләр кабатланмасын өчен, Татарстанда мошенниклыктан саклану ысуллары турында, халыкның бу өлкәдә белем дәрәҗәсен күтәрергә кирәк һәм моның өчен чаралар күрергә кушылды. Ул хокук саклау органнарына эшне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.


Фикер өстәү