Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе 2022 елны Татарстанда «Цифрлаштыру елы» дип игълан итте.
Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында белдерде.
«Цифрлаштыру – үзмаксат түгел. Бу, беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган инструмент. Алга таба „цифр“ га күчү өчен безгә принципиаль рәвештә яңа катлаулы мәсьәләләргә алынырга кирәк», – диде ул.