Рөстәм Миңнеханов журналистларга фейк яңалыкларны ачыкларга кушты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында «Татмедиа» медиахолдингына дөрес булмаган һәм фейк яңалыкларны ачыкларга кушты. Ул журналистлар эшенең әһәмиятен, аларның профессиональлеге редакция сәясәтенә йогынты ясарга тиешлеген билгеләп үтте.

«Гражданлык җәмгыятенең иң мөһим институты –  массакүләм мәгълүмат чаралары. Журналистларның профессиональлеге һәм гражданлык позициясе мөһим. Аларның тәэсире редакция сәясәтенә билгеле бер йогынты ясарга тиеш», – диде ул Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында.


Фикер өстәү