Рөстәм Миңнеханов яшьләрне Татарстанда калдыру мәсьәләсен күтәрде

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында яшьләрне Татарстанда калдыру мәсьәләсен күтәрде. 

«Татарстанда һәр яшь кеше үзен күрсәтә һәм үз потенциалын тормышка ашыра ала. Бу эштә „Сәләт“, „Йолдызлык“, „Безнең заман“, Студентлар лигасы юнәлешләрен билгеләп үтәр идем. Иҗтимагый берләшмәләр алга таба да ярдәм алыр иде», –  диде ул .

Аның әйтүенчә, 2 ел эчендә балалар лагерьләрен яңарту буенча зур эш башкарылган, 23 объект тәртипкә китерелгән. «Быел гына да бездә 150 меңнән артык бала ял итте. Бу эшне дәвам итү кирәк», – диде ул.

«Республика районнарында шартлар булдыру белән беррәттән, киләсе елда Кырымда „Сәләт“ мәйданчыгы ачылачак, балалар клублары, яшьләр үзәкләре, шулай ук креатив киңлекләр реконструкцияләнәчәк», –  диде Президент.

 


Фикер өстәү