Тикшерү комитетының рәсми вәкиле, журналист Владимир Маркин вафат

Тикшерү комитетының элеккеге рәсми вәкиле Владимир Маркин вафат булды, дип хәбәр ителә Тикшерү комитеты сайтында.

«Безнең коллегабыз, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең беренче җитәкчесе, юстиция генерал-майоры Владимир Иванович Маркин вафат булды. Бу безнең барыбыз өчен дә авыр югалту», – диелә ведомство хәбәрендә.

Маркин 1956 елда Чиләбедә туган. Армиядә хезмәт иткәннән соң ул журналист булып эшли башлый. Соңрак Мәскәүгә күчеп килә, анда радиода, аннан телевидениедә эшли, ВГТРКда берничә программа алып бара. 1990 еллар азагы 2000 еллар башында Маркин телевидениедән китә, Мәскәү өлкәсе матбугат һәм мәгълүмат эшләре министрының беренче урынбасары вазифасында эшли. 2001 елда телевидениегә кайта, НТВ һәм «Россия»телеканалларында эшли.

2007 елда Маркин Россия Тикшерү комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек идарәсен җитәкли һәм бу вазифада тугыз ел эшли.

 

Фото: Александр Щербак / ТАСС


Фикер өстәү