Путин Хөкүмәткә бер ай вакыт бирде

Россия Президенты Владимир Путин халыкны социаль яклау өчен Хөкүмәткә бер ай эчендә яңа чаралар эшләргә кушкан. Бу хакта ул яңа Дәүләт Думасы депутатлары белән тәүге очрашуында белдергән. «Интерфакс» язганча, тәкъдимнәр шушы араларда дәүләт башлыгы уздырачак киңәшмәдә каралырга тиеш.

Ул миллионнарча кешенең аз керемле булуын, илнең төп дошманы, дип атады. Путин әйтүенчә, киләчәктәге тотрыклы үсешкә һәм демографиягә зур хәтәр белән яный бу.

Президент сентябрь ахырында Дәүләт Думасына узган партияләр лидерлары белән очрашуда кешеләрне фәкыйрьлек сазлыгыннан «тартып» чыгарырга, фәкыйрьлекне мөмкин кадәр киметергә кирәклеге турында белдергән иде.

Июль аенда вице-премьер Татьяна Голикова 2030 елга илдә фәкыйрьлек дәрәҗәсенең 6,5 процентка кадәр кимеячәген әйтте.


Фикер өстәү