Казанда Роспотребнадзор идарәсенә шартлаткыч кую турында хәбәр килү сәбәпле, кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Казанда бүген көндез Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе биналарыннан хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Реальное время» хәбәр итте.

Эвакуация Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13 адресы буенча ведомство биналарында узды. Урында хокук саклау органнары эшли.

Сентябрь ахырында Чаллыда әзерләнүче теракт турында хәбәр килү сәбәпле, политехник көллият студентларын эвакуацияләгәннәр иде. Хәбәр ялган булып чыккан, аны юллаучының кем булуын ачыклыйлар.


Фикер өстәү