«Халыкны исәпкә алуның мөһимлеге һәм кирәклеге бәхәссез»

23 миллион йорт. Кичә Россиядә башланып киткән җанисәп барышында халык санын алучыларга ил буенча әнә шулкадәр өй капкасын шакырга туры киләчәк. 14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чарада барлыгы 268 мең исәпләүче, 45 мең контролер, 25 мең волонтер, Росстат агентлыгының 16,5 мең хезмәткәре катнашачак. Бу хакта  «Җанисәп турында 33 сорау» дип исемләнгән матбугат очрашуында Росстат агентлыгы башлыгы урынбасары Павел Смелов хәбәр итте.

Билгеле булганча, халык исәбен узган елны ук алырга тиешләр иде. Әмма пандемия аркасында, башта быелның апреленә, аннан соң сентябрьгә, соңрак октябрьгә кадәр кичектерелде. Яшерен-батырын түгел, хәзерге заман шартларында җанисәпне кирәксенмичә, аңа ниндидер искелек калдыгы кебегрәк караучылар да очрый. Бөтен мәгълүмат бер базада тупланган, цифрлашу алга киткән заманда, ил буенча халык санын болай алып йөрүнең бер мәгънәсе юк, янәсе. Белгечләр исә башка фикердә. Павел Смелов сүзләренә караганда, узган җанисәптә халык санын алучылар ил күләмендә барлык йортларны йөреп чыкканнан соң 2,5 млн объектның базага дөрес кертелмәгәнлеген ачыклаган. «Шуннан соң без туплаган мәгълүмат нигезендә муниципаль хакимиятләр бик күп кенә хуҗалыкларның адресларын үзгәртте. Хәзер безнең илдәге һәр йортның урам исеме белән йорт номеры бар», – ди Росстат вәкиле.

Билгеле булганча, җанисәптә катнашу ирекле. Быелгы халык санын алу өч төрле юл белән узачак. Беренчесе – инде без гадәтләнгән ысул: махсус киемнән булган исәпкә алучы өйдән-өйгә йөреп, фәлән адрес буенча яшәгән һәркем турында тулы мәгълүмат туплый. Аның өстендә зәңгәр жилеты, сумкасы, шарфы, үзе белән махсус таныклыгы булачак. Ул халыктан алган мәгълүматны планшет ярдәмендә турыдан-туры базага кертеп барачак. Павел Смелов сүзләренә караганда, халык санын алу өчен барлыгы 360 мең планшет әзерләнгән. «Кәгазьдән баш тартуыбыз – быелгы җанисәпнең иң төп яналыкларының берсе. Кайсы планшетның кайда икәнен күзәтеп торабыз. Аңа үзлегеңнән башка программа йөкләтеп, үз мәнфәгатьләреңдә кулланып булмый. Планшет югалган очракта, ул автомат рәвештә блокка куелачак. Шуңа күрә андагы мәгълүмат каядыр югалыр дип куркырга кирәкми», – дип ышандырды Росстат агентлыгы башлыгы урынбасары. Дөрес, планшет эшләмәгән очракта халык санын алучы кәгазь бланктан да файдалана ала.

Өенә чит кеше кертергә теләмәүчеләр исә халык санын алуда моның өчен билгеләнгән махсус стационар урыннарга барып та катнаша ала. Алар, нигездә, күпфункцияле үзәкләрдә урнашачак. Стационар пунктлар 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Башка еллардан аермалы буларак, быел җанисәптә онлайн рәвештә дә катнашырга мөмкин. Бу мөмкинлектән 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр файдаланырга була. Моның өчен кешенең Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси сәхифәсе булу мәҗбүри. Россия цифрлаштыру министры урынбасары Олег Кочанов китергән саннарга караганда, халык санын алуның беренче көнендә әлеге мөмкинлектән 1 миллионнан артык кеше файдаланган. «Җанисәп анкетасын тутыру өчен, күп дигәндә, 20 минут вакыт кирәк», – ди ул. Билгеле булганча,  халык санын алуда катнашучыларга барлыгы өч төрле исәпкә алу кәгазе тәкъдим ителәчәк. Ил территориясендә даими яки унике айдан артык яшәүчеләргә Л хәрефе язылган бланк һәм торак шартлары турында П хәрефе белән билгеләнгән бланк тутырырга кирәк булачак. Россиядә вакытлыча яшәүче чит ил кешеләре В хәрефле бланкны тутыра. «Без «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша эш иткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә дә игътибарны арттырдык. Халык исәбен алуда шушы ысулдан файдаланган кеше берничә кагыйдәне истә калдырырга тиеш. Иң элек «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы логин-паролегез катлаулы булсын. Электрон почтагызга килгән җанисәп белән бәйле хатларны кереп укыр алдыннан иң элек порталдагы шәхси битегезгә кереп, анда да шундый ук хатның кергәнме-юкмы икәнлеген тикшерегез. Анда да булса, димәк, бу хат шикле түгел, ышанычлы дигән сүз», – ди Кочанов.

14 ноябрьгә кадәр халык санын алуга бәйле сораулары булган кешеләр өчен «кайнар элемтә» номерлары эшләячәк: (843)221-78-78 – Татарстанстат идарәсенең җанисәп белән бәйле «кайнар элемтә» номеры; 8-800-707-20-20 – җанисәп белән бәйле илкүләм «кайнар элемтә» номеры. Халык санын алуның беренче көнендә ил күләмендәге «кайнар элемтә» номерына 4,5 меңнән артык шалтырату килеп ирешкән. Анда шалтыратучыларның күбесе халык санын алуда ничек катнашып булу белән кызыксынган.

Халык санын алуның беренче нәтиҗәләре киләсе елның гыйнварында игълан ителер дип фаразлана. «Элегрәк җанисәп нәтиҗәләрен тулысынча эшкәртеп бетерү өчен 3 елдан артык вакыт таләп ителә иде. Хәзер 1 ел да җитәчәк», – дип белдерде Павел Смелов журналистлар белән очрашуда.

Роман Әмирханов, Татарстан икътисад министры урынбасары:

– Халыкны исәпкә алуның мөһимлеге һәм кирәклеге бәхәссез. Ул ун ел эчендә халыкның саны, составы һәм яшәү шартлары ничек үзгәрүен, шулай ук уздырыла торган социаль-икътисадый сәясәтнең нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә  халык санын алуда һәр кешенең катнашуы мөһим һәм кирәк тә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү