Балтач районының мәгариф идарәсе башлыгы Алия Шагаева яңа вазифага билгеләнде

Алия Шагаева – нәселдә 56 нчы укытучы. Моның өчен ул әти–әнисенә рәхмәтле. Балтачтан китү аның өчен авыр булганмы? Ике меңгә якын укучы белем алган мәктәпне җитәкләү куркытмыймы?

– Балтач минем өчен – иң якты җир, булдыклык кешеләр, иҗадый мәйданчык. Әлегә ияләнәм. Пушкин исемендәге бай тарихлы 9 нчы лицейны булган тәҗрибәне куллану мөмкинлеге итеп кабул иттем, –ди директор.

Соңгы елларда Балтач районында укучыларны кече яшьтән һөнәр сайларга өйрәтүдә аның өлеше зур. Казан дәүләт аграр университет һәм Казан кооперация интституты белән бергә булдырылган проектларны уңышлы башкаралар. Болар барысы да – яшьләрне авылда төпләндереп калу өчен үзе бер юл.

– Авыл хуҗалыгы бүген тирес эчендә генә кайнамый. Ул – зур агротехнологик мөмкинлекләр, яраткан җиреңнән табыш алып, рәхәтләнеп яшәү. Бала иң элек туган җирен яратырга тиеш, аннан соң гына ул яхшы икътисадчы, табиб яки башка белгеч була ала. Һәр баланың кәсебе булырга тиеш. Тормыш тотрыклы түгел, бүгенге заманда үзеңне туендырырлык берничә һөнәрең булсын дип тә өйрәтәбез, – дигән иде ул әңгәмәләрнең берсендә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү