Фәрит Мөхәммәтшин: Халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарлар саны булганча сакланыр

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламент газетасы»на биргән интервьюсында шулай дип белдергән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу халык санын алу нәтиҗәләре буенча халыкның татар өлеше саны, ким дигәндә, сакланыр дип уйлыйм. Статистика буенча, татар гаиләләрендә туучылар саны рус торак пунктларындагыга караганда күпкә югарырак. Бернинди үпкәләүләр булмасын», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә 5,3 миллионнан артык татар исәпләнгәнлеген, бу ил халкының 3,7 процентын тәшкил итүен искәртте.

Шул ук вакытта парламент башлыгы «халык санын алу- ул барысын да милли билге буенча санау гына түгел» икәнлеген дә искәртте. «Исәпкә алу кәгазьләрендә 33 сорау бар. Җавапларны анализлап, федераль үзәк социаль ярдәм күрсәтү һәм ил үсеше программаларын кабул итәчәк, социаль сәясәткә, сәламәтлек саклау, мәшгульлек өлкәсенә һәм башкаларга алга таба ни эшләргә, нинди ярдәм кирәклеген билгеләячәк», — диде ул.


Фикер өстәү