Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның тулай төбәк продукты тугыз айда 2,9 процентка артты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә гыйнвар-сентябрь айларында тулай төбәк продукты күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2,9 процентка артты, диде.

«Хәзерге вакытта икътисадта билгеле бер җанлану күзәтелә. 9 ай нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты үсеше – узган елга карата 102,9 процентка, сәнәгать җитештерүе индексы 105,2 процентка артты», — диде ул.

Татарстан Президенты төзелеш тармагында эшләр күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,7 процентка артканлыгын, ваклап сату сәүдәсенең 8,5 процентка үсешен искәртте.

Консолидацияләнгән бюджетта төбәк керемнәре 232,4 млрд сум тәшкил иткән.

«Уңай икътисади динамика безне тынычландырырга тиеш түгел. Элеккечә үк пандемия шартларында эшләвебезне истә тотарга кирәк», — диде ул.

Ул 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән эшләми торган ял көннәре булачагын искәртеп узды.

«Вазгыять шактый киеренке. Яхшыга өметләнергә ярамый, без ныклык запасы булдырырга тиешбез», – диде ул.


Фикер өстәү