Пандемияне “авызлыклау” максатында эшләми торган көннәрне озак вакытка кертүнең халык өчен дә, шул исәптән мәктәп укучылары өчен дә нәтиҗәсе юк. Коронавирусның үтә йогышлы булуына бәйле бу. Инфекционист, “Инвитро-Сибирь” баш табибы Андрей Поздняков “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
“Ковид-19 инфекциясенең, бигрәк тә дельта” штаммының йогу-иярү чылбырын өзеп булмавы турында мәгълүматлар көннән-көн күбәя. Бик йогышлы булуы сәбәпле, теләсә кайсы “ярык”тан чыгып, иртәме-соңмы, моңарчы авырмаганнарны “эзләп табачак”, шулай ук авырганнарга да кабат “сугып” алачак, дигән сүз бу. Шуңа күрә кешеләрнең озак вакытлар буе өйдә утыруыннан мәгънә юк”, – дип белдергән табиб.
Шулай да, Поздняков әйтүенчә, балалар өчен вакытлыча локдаунның кыска вакытка файдасы булачак: чир таралу акрынаеп, хастаханә-поликлиникалар бераз гына “җиңел” сулыш алачак. “Ләкин локдаун беткәннән соң барысы да элекке хәленә кайтачак”, – дип йомгак ясаган табиб.
Исегезгә төшерәбез: узган атнада Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, хезмәт хакын саклау нигезендә, эшләми торган көннәр кертү турында игълан итте. 6 төбәктә бу каникул вакытыннан алда башланды. Кайбер субъектларда мәктәп каникуллары озайтылды, вузлар дистанцияле укуга күчте.