Путин коронавирустан прививка ясатучыларга ике ял көне бирергә кушты

Россиядә яшәүчеләр коронавирустан вакцина ясатканнан соң өстәмә ике ял көне алачак. Төбәк җитәкчеләренә тиешле йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Дәүләт Башлыгы «губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр Covid-19дан прививка ясаткан кешеләргә, хезмәт хакларын саклап калып, ике көнгә эштән азат итү турында хәбәр итәргә кушты», — дип искәртә агентлык.


Фикер өстәү