Куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кыз үлгән

Башкортстанның Туймазы районында М5 «Урал» трассасында якшәмбе көннеюл-транспорт һәлакәте булган. Бу хәлне республиканың ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көннең бишенче яртысында трассаның 1335 чакрымында «КамАЗ» һәм «ВАЗ-2112» җиңел машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең өч пассажиры ЮТҺ урынында үлгән – 55, 58 һәм 33 яшьлек өч хатын-кыз. ВАЗ шоферы, 35 яшьлек ир һәм аның 38 яшьлек сөйгәне авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган. «Камаз» шоферы авариядә зыян күрмәгән.


Фикер өстәү