Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Интернет-сәүдә зур үсештә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов электрон коммерция һәм электрон хезмәтләр буенча Бөтенроссия конференциясендә чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда электрон сәүдә базарының Идел буе федераль округы һәм тулаем Россия буенча уртача күрсәткечләрдән зуррак темпта үсүе күзәтелә. Тугыз ай эчендә маркетплейсларда (интернетта сәүдә мәйданчыгы) Татарстан сатучыларының саны 5 тапкыр арткан. «Республика электрон сәүдә базарының төп компанияләрен үзенә җәлеп итү сәясәтен эзлекле төстә тормышка ашыра. «Зеленодольск» сәнәгать паркында «Вайлдберриз» һәм «Озон» складлары төзелде. Моннан тыш Яшел Үзән районында Татарстанның «Казан Экспресс» маркетплейсы әйбәт кенә үсеп килә. Ул илнең иң зур маркетплейслары бишлегенә керә инде», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, республикада кайбер зур инфраструктура проектлары тормышка ашырыла. Свияжск мультимодаль үзәге транспортның өч төре – су , автомобиль һәм тимер юл транспорты белән китерелә торган йөкләрне кабул итәргә әзер. Комплексның федераль магистральгә чыгу юллары бар. Шулай ук хәзер 2050 елга кадәр «Казан» халыкара аэропортын үстерүнең мастер-планы эшләнә.

Республика өчен тагын бер мөһим юнәлеш – төрле илләр арасында интернет сәүдәне үстерү. Узган елда Татарстан аерым ирекле икътисади зона булдыру юлы белән бонд зоналарын (маркетплейслар аша сатыла торган товарларны саклау складлары) оештыру буенча тәҗрибә үткәрүне тәкъдим иткән төбәкләр исәбенә кергән. «Республикада бонд зонасы пәйда булуның Россия күләмендә, шулай ук халыкара сәүдә үсешенә өстәмә этәргеч бирәсенә шик юк», – диде Татарстан Президенты.

Конференциядә Россия, Швейцария, Дания, АКШ, Кытай, Төркия, Казахстан кебек илләрдән электрон сәүдә, транспорт һәм логистика компанияләренең 220дән артыграк вәкиле катнаша.


Фикер өстәү