1 ноябрьдә Казанда яңа күпфункцияле үзәк ачылачак

1 ноябрьдә Казанда яңа күпфункцияле үзәк ачылачак. Бу хакта Татарстандагы күпфункцияле үзәкләр директоры Ленара Мозаффарова белдерде. Әлеге офис Чистай урамы 5 нче йорт адресы буенча урнашачак.

— Бу офисны 2022 елның гыйнварында ачарга уйлаган идек. Тик Казан офисларына мөрәҗәгать итүчеләр арту сәбәпле, иртәрәк ачарга булдык. Яңа офиста 50 кабул итү тәрәзәсе оештырылачак. Машина кую урыны да бар. Бу үзәктә 1 көнгә 1 меңгә якын кешене кабул итәргә мөмкин булачак, — диде ул.

Шунысын да искәртергә кирәк: Ямашев урамы 82 нче йорт адресында урнашкан күпфункцияле үзәк эшен туктатачак. Ленара Мозаффарова белдергәнчә, бу зал тыгыз, уңайсыз булган.


Фикер өстәү