Чаллыда торак йортта шартлау булганнан соң, шәһәр Башкарма комитетында зыян күрүчеләр өчен «кайнар линия» телефоны ачылды. Бу хакта Чаллы мэры матбугат хезмәте хәбәр итте.
Телефон номеры 8-9274-503-525.
Шулай ук Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе базасында кайнар линия телефоны (843) 288-45-63 ачылды.