Чаллыдагы шартлауда зыян күреп үлгән кызны иртәгә соңгы юлга озаталар

Кызны соңгы юлга озатуны оештыру чыгымнарын Башкарма комитет үз өстенә ала.

Иртәгә, 27 октябрьдә, 48/20 торак йортта шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган 22 яшьлек кызны җирләячәкләр. Аны соңга юлга озатуның барлык чыгымнарны Чаллы башкарма комитеты үз өстенә ала.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига кичә 17 сәгать тирәсе булды. Кызны иң ахырдан гына җимерек өеме астыннан табып алалар, ул берничә сәгатьтән соң хастаханәдә җан бирә. Шаһитлар коткару операциясе вакытында кызның «Әни!» дип кычкарганын ишеткәннәр.


Фикер өстәү