Россиядә коронавируска карата күмәк иммунитет дәрәҗәсе 46,8 процентка җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгына инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.
Бер атна эчендә әлеге күрсәткеч 1 процентка арткан — ул вакытта әлеге сан 45,7 процент тәшкил иткән иде.
Россиядә Covid-19 йогышына каршы прививка ясату кампаниясе актив уза. Чаралар барысы да коронавирус инфекциясе таралуын туктату өчен юнәлтелгән.