Татарстанда эшләми торган көннәрдә режимны бозган өчен җаваплылык турында кисәттеләр

Эш атнасы вакытында эшләргә тиешле категориягә карамаган оешмаларның хезмәткәрләрен хезмәт вазифаларын башкарырга мәҗбүр итүче җитәкчеләре җаваплылыкка тартылачак.

«Эш атнасы булмаган режимда булачак предприятиеләрне һәм оешмаларны контрольдә тоту Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә йөкләнгән. Хезмәт законнары таләпләрен һәм коронавирус таралу шартларында имин эш оештыру кагыйдәләрен бозу хезмәткәрләр өчен дә, эш бирүче өчен дә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», — диделәр «Татар-информ»га Татарстан буенча Дәүләт хезмәте инспекциясендә.

«Әгәр дә үзизоляция чорында эшләргә тиешле категориягә карамаган оешманың эш бирүчесе хезмәткәрне хезмәт хакын киметү яки эштән азат итү белән куркытып хезмәт вазифаларын башкарырга мәҗбүр итә икән, бу факт буенча Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә яки „Онлайнинспекция.рф“ порталына мөрәҗәгать итәргә мөмкин», — диделәр ведомствода.

Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мөрәҗәгатькә нигезләнеп, контроль чаралар үткәрәчәк. Хезмәт законнарын һәм хезмәт законнары нормалары булган башка норматив хокукый актларны бозу ачыкланганда, инспектор чарасын күрәчәк.


Фикер өстәү