Камилә Вәлиева Канада гран-приенда җиңде

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Канаданың Ванкувер шәһәрендә уза торган Skate Canada ярышларында Гран-при сериясенең икенче этабында кыска программада беренче урын алды.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Камилә Вәлиева чыгышы өчен 84,19 балл җыйган. Икенче һәм өченче урыннарны Россиядән килгән башка фигуралы шуучылар — Елизавета Туктамышева (81,24) һәм Алена Косторная (75,58) яулаган.

Фигуралы шуучылар ирекле программаны шимбә көнне тәкъдим итәчәк

 


Фикер өстәү