Яр Чаллы башкарма комитеты вакцинациягә һәм QR-кодларга каршы пикетны тыйды

Яр Чаллы хакимияте мәҗбүри вакцинация һәм QR-кодларга каршы пикет уздыруга ризалыгын кире алды, дип хәбәр итә chelny-biz.ru.

Пикетны оештыручы «Россия коммунистлары» партиясенең җирле бүлеге булган. Активистлар Җиңү паркында очрашу үткәрергә планлаштырганнар.

Коммунистлар үз сайтында башта башкарма комитет протест акциясен үткәрүгә ризалык биргән, дип хәбәр иттеләр. Әмма бүген әлеге карар республикада 30 октябрьдән гамәлдә булган массакүләм чаралар уздыруга тыю аркасында кире алынган. 7 ноябрьдә коммунистлар митингы буенча шундый ук карар кабул ителде.

 


Фикер өстәү