Казанда ашыгыч ярдәм чакырулары саны буенча рекорд куелган

Казанда ашыгыч ярдәм чакырулары саны буенча рекорд куелган. Бу атнада пәнҗешәмбе көнне Казанның «ашыгыч ярдәм» нең 80 бригадасы 2 267 чакыру алган. Бу хакта “Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясе” баш табибы Фәрит Галәветдинов сөйләде.

Ул шулай ук Казанда ашыгыч ярдәм табибларының пациентларга кадәр бару вакыты ни өчен артуын аңлатты. Төп сәбәп — пандемия аркасында ашыгыч ярдәм бригадасын чакыру һәм хастаханәгә салу саны арту, ул экипаж вакытын күбрәк ала. Казанда машина йөртүчеләрнең кайберләре юлларда ашыгыч ярдәмне үткәрмәүләре шулай ук йогынты ясаган.

Фәрит Галәветдинов әйтүенчә, беренче чиратта, ашыгыч ярдәм ашыгыч чакыруларга бара — бу юл-транспорт һәлакәтләре, травмалар, инфарктлар һәм инсультлар, биеклектән егылу, бала табу. Бу очракларда табиблар пациентка егерме минут эчендә барып җитү таләбен үти.

 


Фикер өстәү