«Кырмыска оясы» РЕЦЕПТЫ

Гөлнара Зиннәтуллина рецепты

Камыр өчен кирәк:
✅ бер кап  атланмай яки «Пышка» («Хозяюшка»да ярый) маргарины
✅ 1/3 кап атланмай
✅ 4 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз
✅ ярты чәй кашыгы серкә белән сүндерелгән сода
✅ он
Болгату өчен масса:
✅ 2–3 аш кашыгы бал
✅ 1/3 кап атланмай
✅ 1 банка «вареная сгущенка»

Йомшарган май белән маргаринга шикәр комы, тоз салып яхшылап болгатырга. Сүндерелгән сода өстәргә. Чама белән он салып, печенье камыры төсле итеп, бик тыгыз булмаган камыр басарга. Камырдан 4–5 сантиметр диаметрлы шарчыклар ясап, аларны он сибелгән кунага тезеп, 2 сәгатькә суыткычка куярга. Камыр бер тәүлек торса, ул тагын да тәмлерәк була.

Иттарткычтан чыгарылган камырны майлаган табага тезеп, алдан 180 градуска кадәр җылытылган мичкә куярга. 15–20 минут пешерергә.

Болгату өчен массаны кыска дулкынлы мичтә 3 минут эретергә. Кайнар массаны яхшылап тугларга һәм вакланган җылы камыр өстенә салып болгатырга. Аннары җылы килеш тәлинкәгә кырмыска оясы сыман өяргә яки шарчыклар ясарга кирәк. Чәйләрегез тәмле булсын!


Фикер өстәү