Татарстан банкларында йөздән артык кәгазь акчаның ялган булуы ачыкланган

Быел өченче кварталда Татарстан банкларында барлыгы 116 кәгазь акчаның ялган булуы ачыкланган.

Бу – алдагы өч айдан 55 процентка кимрәк. Россия банкының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итә. Күпчелек очракта эре акча ялган булып чыккан. 5 мең сумлык – 99, 1000 сумлык – 12 һәм 2 мең сумлык 2 ялган кәгазь акча ачыкланган.

Моннан тыш, өч ай эчендә 100 долларлык ике акчаның ялган булуы ачыкланган.

Белгечләр искә төшереп үткәнчә, кәгазь акчада кимендә өч саклагыч билгене тикшерергә кирәк. Су билгесе, саклагыч җеп, төсен үзгәртүче буяу кебек билгеләрне махсус җиһазларсыз да күрергә мөмкин.


Фикер өстәү