Россиядә Төркиядән лимоннар кайтаруны тыйдылар

3 ноябрьдән Россиягә Төркиядән лимоннар  кайтаруны туктаталар. Сәбәбе — җимештә агулы матдәләр булу.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Gonder Soguk белән хезмәттәшлекне туктаткан. Ведомство аны күп санда пестицидлар куллануда тоткан.

Чикләүләрнең максаты-россиялеләр арасында цитруслардан күпләп агулану очракларын булдырмау. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат релизына сылтама белән РИА Новости яза.


Фикер өстәү