Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыела

29 октябрьдән Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак. Бу мандариннарда хлорпирифос пестицидының рөхсәт ителгән дәрәҗәдән күбрәк булу белән бәйле. Бу хакта Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.

«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыклаган. Әлеге мандариналарда «Хлорпирифос» пестицидларының булуы ачыкланды. Аның концентрациясе максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып китә», — диелә хәбәрдә.

Пестицидлы мандариннар Төркиядән кайтарылган. Инфекция таралуга юл куймас өчен, аларны кертүне туктатырга карар ителде, Роспотребнадзор контролендә, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү