Татарстанның бер районында бер айлык балага коронавирус диагнозы куелган

30 июльдә Зәйдә коронавирус йоктыруның ике очрагы расланды. Авыручыларның берсе бер айлык бала булуы ачыкланды. Бала июнь аенда туган. Гаилә Казанда яши, бала тугач Зәй районына туганнарына кайтканнар. Гаиләдәге барлык өлкәннәр дә COVID-19га каршы прививка ясатмаган булган.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан бу очрак буенча тикшерү үткәрелә. Бала авыруны башкалардан йоктырган дигән шик бар.

Шулай ук COVID-19 диагнозы 1997 елда туган ир-атта расланган, ул аэропорт хезмәткәре булып эшли. Ул да коронавируска каршы прививка ясатмаган булган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ул аралашкан кешеләрне ачыклый.

/Зәй офыклары


Фикер өстәү