4 һәм 6 ноябрьдә Татарстанның почта бүлекчәләре эшләмәячәк

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Россия почтасы» бүлекчәләре  – 3, 4, 5 һәм 6 ноябрьдән кала көннәрдә гадәти режимда эшли. Бу хакта «Татарстан почтасы» УФПС матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 ноябрьдә Татарстан элемтә бүлекчәләре үз эшчәнлеген бер сәгатькә иртәрәк туктата. Ә бәйрәм көннәрендә, 4 һәм 6 ноябрьдә, Татарстанның барлык почта элемтәсе объектлары эшләми. Шул ук вакытта 5 ноябрьдә учреждениеләр шимбә графигы буенча эшли. Бүлекләрнең актуаль эш графигы белән pochta.ru сайтында һәм мобиль кушымтада танышырга мөмкин.

«Татарстан почтасы» татарстанлыларны ашыгыч булмаганда бүлекләргә килүдән баш тартырга һәм аның урынына онлайн-сервислардан файдаланырга чакыра.


Фикер өстәү