«Туганлык җепләрен саклау Аллаһы Тәгаләнең боерыгы булып тора»

Аралашмаган туганнар белән араны ничек җайларга икән?

К.Кадыйров. Чаллы

– Мөселман кешесе туганнары, якыннары белән тигез, якын мөнәсәбәттә яшәргә тиеш. Туганлык җепләрен саклау, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булу безгә Аллаһы Тәгаләнең боерыгы булып тора. Ни кызганыч, соңга арада туганнарның бер-берсе белән аралашмавы, араларны өзүе еш күзәтелә торган күренешкә әйләнеп бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсалам яшәгән заманда мөселман булмаган кешеләр динне ничек кабул иткәннәр? Алар дингә пәйгамбәребезнең яхшы холкын, үзләренә карата күркәм мөнәсәбәтен күреп кабул иткәннәр. Начарлыкка гел яхшылык белән җавап кайтарган ул. Бу очракта да шул ук хәл. Безнең белән аралашырга теләмәгән, безгә өстәнрәк караган туганнарыбыз бар икән, аралары өзелде дип кырт кисәргә ярамый. Кулыбыздан, телебездән килгәннең барысын да эшләп карарга тиешбез. Алар безнең үзләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булуыбызны, туганлык җепләрен ныгытырга тырышуыбызны күрсәләр, бервакыт аларның да күңеле йомшарып китәчәк. Мәңге алай дәвам итә алмый. Аллаһы Тәгаләдән: «Әй, Раббым, туганнарым, якыннарым белән араларны төзәт, туганлык җепләрен ныгыт», – дип сорап дога кылырга да онытмаска кирәк.


Фикер өстәү