Казанның Горький шоссесындагы йортта бер бала тәрәзәдән егылып төшкән

Казанда Горький шоссесында урнашкан йортта бер бала тәрәзәдән егылып төшкән. Бу хакта “Татарстан-24” телеканалы хәбәр итә.

Бала алтынчы каттан бинаның беренче катындагы кибет түбәсенә килеп төшкән. Хәзер табиблар сабыйны үлемнән йолып калу өчен тырыша.
Баланың чиктән тыш авыр хәлдә булуы мәгълүм.
Исегезгә төшерәбез: сентябрь аенда тикшерү органнары Чаллыда ике яшьлек һәм өч яшьлек сабыйларның тәрәзәдән егылып төшүләре сәбәпле җинаять эшләре кузгатылды.


Фикер өстәү