Казанда 2 яшьлек бала тәрәзәдән егылып үлгәннән соң, җинаять эше кузгатылды

Кичә Казанда ике яшьлек малай Минск урамындагы йортның бишенче катындагы тәрәзәдән егылып һәлак булган. Бала имин булмаган гаиләдә тәрбияләнгән.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, егылу мизгелен йортта урнаштырылган күзәтү камерасы төшергән. Бу факт буенча РФ ҖК 109 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан прокуратурасы балигъ булмаганнарның караучысыз калуын профилактикалау турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү