Татарстан синоптиклары бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә

Бүген һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының шактый начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

 Көн азагына табан һәм кичен республика территориясендә, Казанны да кертеп, урыны белән бозлавык барлыкка килү фаразлана. Юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Моннан тыш, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген төбәк буенча, башкаланы да кертеп, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көньяктан көчле җил күзәтелә.

Иртәгә җил юнәлеше көньяк-көнбатышка алышыначак, ләкин җилнең тизлеге элеккечә 15-18 метрга җитәчәк.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин, көндез явым-төшем күзәтелми.

Метеорологлар мәгълүматы буенча, төнлә һава температурасы +2дән алып -3 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндезен һава 2-7 градуска кадәр җылына. Татарстанның көньяк-көнбатышында тагын да җылырак булачак.


Фикер өстәү