Әлеге ялларда Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Киләсе ялларда Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шимбә болытлы һава, көнбатыш һәм төньяк районнарда урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +2…+7 градус, көндез +15 градуска кадәр җылытачак.

12 апрельдә республикада болытлы һава булачак. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил секундына 20 метрга кадәр исәчәк. Төнлә төбәкнең көнбатыш районнарында яңгыр һәм юеш кар явачак. Көндез яңгыр, көнбатыш районнарда юеш кар яварга мөмкин. Шулай ук кайбер районнарда кыска вакытлы буран чыгуы да ихтимал. Төнлә һава температурасы 0…+5 градус, көндез +12 градуска кадәр күтәреләчәк.


Фикер өстәү