Прививка ясатмаска өндәүче медицина хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт үзенең территориаль органнарына  Covid-19 коронавирусыннан вакциналаштыруга каршы чыгыш ясаучы затлар турында Россия Тикшерү комитетына һәм прокуратурага хәбәр итүне йөкләде. Шулай ук прививка ясатмаска өндәүче медицина хезмәткәрләренә аерым игътибар бирергә киңәш ителде. Бу хакта «Медвестник» басмасы хәбәр итә.

Әлеге басма 1 ноябрьдә җибәрелгән ведомство җитәкчесе Алла Самойлова имзалаган хатка сылтама белән хәбәр итә.

Хәзер Росздравнадзор хезмәткәрләре территориаль тикшерү органнарына һәм прокуратурага «эшчәнлекләрендә хокук бозу билгеләре булган, аларны кылган өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 207.1 һәм 207.2 маддәләрендә җаваплылык каралган» гражданнар турында хәбәр итәргә тиеш.

Хатта прививкага каршы кампаниядә катнашучы медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеген аерым күзәтеп тору кирәклеге әйтелде. Прокуратура яки тикшерү органнарына хәбәр иткәннән соң, территориаль идарәләр өч көн дәвамында мәгълүматларны Федераль Росздравнадзорга тапшыру турында язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш.

Документ коронавирус белән көрәш буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабы утырышыннан соң төзелде.

Россия Җинаять кодексының 207.1 маддәсе гражданнарның тормышына һәм иминлегенә куркыныч тудыра торган хәлләр турында белә торып ялган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылыкны күздә тота. Аның өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү җәзасы бирелергә мөмкин. Россия Җинаять кодексының 207.2 маддәсе авыр нәтиҗәләргә китергән ялган иҗтимагый әһәмияткә ия мәгълүматны халыкка тарату белән бәйле. Әгәр сүз кеше үлеме турында бара икән, гаепле кеше биш елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.


Фикер өстәү