Зөлфәт урманга чыга, Ризат үгез сата, Эльвира Хамматова күченә: танылган кешеләр ял көннәрен ничек уздыра?

Озын яллар барыбызга да килеште ахры. Балалар — каникулда, әти-әниләр — өйдә. Вакытны бергә-бергә уздыру өчен яхшы чор, кыскасы. Безнең сораштыруда катнашучылар да шулай ди.

Зөлфәт Зиннуров, алып баручы:

— Безнең әллә ни планнар төзегән болай да юк иде инде. Бу юлы да шулай. Без табигатьне бик яратабыз. Һава торышы яхшы торса, тотарбыз да, урманга чыгып китәрбез әле. Иң яхшы ял — шул инде!

Энҗе Нармаева, блогер:

— Мәктәптә каникуллар башланды бит, шуңа да без җыелышып әби-бабай янына кайтып китте. Озын ялларны, гадәттәгечә, якыннарыбыз, туганнарыбыз янында уздырабыз. Илдәге вазгыятьне истә тотып, төрле массакүләм чараларга йөрмибез, кафе, сәүдә йортларына да бик кирәк чакта гына барабыз. Сакланырга кирәк!

Ризат Рамазанов, җырчы:

— Кызыбызның каникуллары башлануга, Башкортстанга кайтып киттек. Моннан бер ел элек ике бәләкәй бозау алып куйган идем. Менә хәзер шулар белән мәш киләбез. Суеп, итен Уфага алып барып сатып йөргән чак. Коронавируслы чор бит — концертлар юк, ә акча кирәк! Юлын табабыз инде.

Эльвира Хамматова, җырчы:

— Хәзерге вазгыятьнең нинди икәнен барыбыз да белә, мәгълүмат агымыннан бераз булса да читләшер өчен, телевизорны ачып та карамыйбыз. Бу ялларны өйдәге эшләргә багышладык. Күченеп йөреп, әйберләр урнаштырылып бетмәгән иде, шуның белән мәшгуль әле. Аннан соң улым белән күптән эшлисе эшләребез бар иде, плакатлар, рәсемнәр ясап, вакытны файдалы уздырабыз. Төрле чаралар ярдәмендә иммунитетны ныгытабыз. Гомумән, балаларның бер атналык каникуллары — вакытны бергә үткәрү өчен менә дигән чор. Җиде көнне рәхәтләнеп өйдә уздырырга була ул, артыгы гына китмәсен. Аннан соң атна ахырында булса да әни янына кайтып килергә иде. Кеше шактый җыелган җирләрдә күп йөргәч, аның янына кайтырга шикләндем, саулыгы өчен борчылдым. Хәзер менә юрап китерүне баштан чыгарып атып, үзе янында кунак булып китәсе иде.


Фикер өстәү