Хатыны белән оныгын үтергән ир үзенә кул салган

Пермьдә Тикшерү комитеты Киров районында булган фаҗигадән соң ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Ведомство матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эштән кайткан 43 яшьлек ханым фатирларында үлгән әти-әнисенең һәм 17 яшьлек улының мәетен тапкан.

Улының гәүдәсе пычак белән кискәләнгән була. Кухня идәнендә муенына һәм күкрәгенә бик күп яралар ясалган 65 яшьлек әнисен таба. 75 яшьлек әтисенең мәете башка бүлмәдә була.

Тикшерү ачыклаганча, әлеге җинаятьне үлгән ир кылган. Психик авырудан иртегүче пенсионер башта хатынын, аннары оныгын үтергән һәм үзенә кул салган. Әтисенең үзен бик агрессив тотуын кызы да раслаган.


Фикер өстәү