Бер фатирда башсыз хатын-кыз мәете табылган

Мәскәүдәге фатирларның берсендә пычак белән күпсанлы җәрәхәтләр ясалган башсыз хатын-кыз мәете табылган. Бу хакта шәһәрнең Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Хатын-кыз мәете юыну бәлмәсендә яткан. Хокук сакчылары шул ук йорт янында әлеге хатын белән бергә яшәгән ирнең мәетен дә тапканнар.

Полиция хезмәткәрләре килгән вакытта ишек бикле булган. Тикшерүчеләр фаразы буенча, ир башта хатынны үтергән, аннары үзенә кул салган булырга мөмкин. 46 яшьлек ир Мәскәүгә Новосибирскидан килгән. Ә вәхшиләрчә үтерелгән хатынга 41 яшь һәм аның Кузбасстан килүе мәгълүм.

Хәзер «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Иргә үлеменнән соң психологик-психиатрик экспертиза ясалачак.


Фикер өстәү