Һәркем уяу булсын: Татар язучыларының татар халкына мөрәҗәгате

Бөтендөнья Язучылар оешмасы ПЕН-клубның Татар әдипләре бүлеге Бөтенроссия халык исәбен алу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Озын-озак тарихи яшәеш дәвамында халкыбыз төрле сынаулар кичергән. Алар арасында кайтарып булмаслык югалтуларга китергәне дә, тарих чынбарлыгында килеп туган каршылыкларга мөнәсәбәтлеләре дә, җәмгыять тормышының ясалма киртәләренә бәйлеләре дә байтак. Шөкер, газиз милләтебез мондый авырлыклардан этник  бөтенлеген саклап, үзенә файдалы сабакларны үзләштергән хәлдә чыга белде.

Һәммәбезгә билгеле булганча, шушы көннәрдә Россия Федерациясендә халык санын алу үткәрелә. Безнең өчен монысы да – җитди сынау. Әледән-әле оештырылып килгән илкүләм җанисәптә аерым гаделсезлекләргә, нәтиҗәләрне бозып күрсәтүгә юл куелуын да күрдек. Кызганыч ки, татар халкы үзенең төгәл санын шушы көнгә кадәр белә алмый. Ә хакыйкатьне ачыклау гаять әһәмиятле. Теләсә нинди кавемнең якты киләчәккә омтылган яшәеше мәгълүм дәрәҗәдә ошбу стратегик исәпкә дә бәйле. Без чынлыкта ничә җаннан торуыбызны ахыр заманда – хөкем мәйданында гына аныкларга тиеш түгел ләбаса! Күпне кичергән милләт вәкилләре табигый хокукларын яклауга, үзләренең гомуми исәбен дөресләп тәгаенләүгә һичшиксез лаек.

Без – татарлар. Этносәяси бергәлек буларак, урта гасырларда ук үзенең барлыгын белдергән, тирән тамырлы дәүләтчелек традицияләрен барлыкка китергән, кайбер башка кавемнәрне дә ил-көн белән идарә итәргә өйрәткән, сан-исәп буенча ил күләмендә икенче урынны биләгән халык… Безне зур милләт статусында гәүдәләндергән мәгълүмати исемлеккә әле тагын өстәргә мөмкин. БМОның Тел комиссиясе татар телен дөньяның теләсә кайсы тарафында аңлашып була торган 14 телнең берсе дип игълан  кылды. Рухи тормышыбызның асыл нигезен билгеләгән әдәбият-сәнгать казанышларыбызда ничәмә-ничә буынның акыл һәм талант көче тупланган.

Олы максатларга юнәлдерелгән тырыш хезмәтнең күркәм нәтиҗәсен чагылдырып, татар факторы планетаның барча кыйблаларында үзен таныта бара.

Мондый иҗтиһатлы халык бәләкәй була алмый. Бүгенге глобаль дөньяда гомуми саны төрле астыртын алымнар белән даими киметелеп күрсәтелгән кавемнең сәяси, икътисади һәм социаль мәсьәләләрне милләт файдасына чишүдә дә потенциаль мөмкинлекләре үзеннән-үзе азаячак. Безгә насыйп кылынган хәләл өлешне читләр тартып алырга тиеш түгел. Мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлекләрне ирешелгән биеклектән төшмичә, элекке зурлыгын җуймаган какшамас бергәлектә генә саклап калырга мөмкин. Боларны балаларыбызга да бик нечкәләп аңлатыйк, кадерле милләттәшләр!

Без башка милләт вәкилен татар итеп яздырырга, үзебезне ясалма рәвештә ишәйтергә беркайчан да ымсынмадык. Шул ук вакытта татарлар да, ихтыярлы-ихтыярсыз, бүтән кавемне күбәйтергә тиеш түгел. Бу чын-чынлап хәрәмләшүгә керә. Газиз өммәт варисын карында мөкатдәс йөктәй күтәреп йөртмичә генә, тулгаклау газапларын кичермичә, мөстәкыйль халык баласының милләтен башбаштакларча алыштырып кую гөнаһка тиңдер. Мондый әхлаксызлык очраклары хакында ерак бабаларыбыз кистереп әйткән: ялган белән файда тапсаң, соңыннан зарар күрерсең.

Сөекле милләттәшләр! Бөтенроссия халык исәбен алу вакытында һәркемнең аеруча уяу булуы сорала. Татарстанның яңа дәүләтчелеге шартларында горурлык тойгысының ныгуы безнең бердәм милләт рәвешендә яшәү омтылышын көчәйтсен. Әйдәгез, барлык интеллектуаль һәм оештыру сәләтебезне милли асылыбызны саклап калуга, аерым төркемнәргә бүлгәләнмичә, бүгенге тормышыбызга ышанычлы нигез әзерләгән элгәрләребезгә тугрылык күрсәтүгә юнәлтик. Чираттагы җанисәп нәтиҗәләре кавемебезнең куәтен арттырсын. Бары зурлыгыбызны раслаган хәлдә генә татар халкының төрле яклап үсүен тәэмин итәрбез, бүгенге четерекле дөньяда киләчәк буыннар да рәхмәт әйтерлек күркәм казанышларга ирешә алырбыз.

Дөнья халкы безне элек-электән татар буларак белә. Киләчәктә дә үз милләтебезне саклап, татар исеме белән горурланып яшик.


Фикер өстәү