Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикадагы COVID-19 инфекциясен йоктырган сырхауларны дәвалый торган госпитальләрдәге буш урыннар күләмен әйтте. Аның сүзләренчә, хәзер ятакларның 17 проценты файдаланылмый.
Министр урынбасары искәрткәнчә, республиканың сәламәтлек саклау тармагы сырхауларны госпитализацияләү буенча тотрыклы эшли.