Юл һәлакәтендә дүрт айлык бала үлгән

13 ноябрь төнендә Алабуга районының Колосовка авылы янында булган юл фаҗигасендә дүрт айлык бала үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Нива» йөртүчесе, алда бара торган машинаны узу өчен, тыелган урында каршы як юлга чыккан һәм «Лада» белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авариядә «Нива» машинасында баручы дүрт айлык бала һәлак булган. Дүрт кешене хастаханәгә алып киткәннәр.

Һәлакәткә кадәр сабый автокреслода була. Елый башлагач, баласын әнисе кулына алган дигән мәгълүмат бар.


Фикер өстәү